🕌 Дога кылу ﷽ 🤲Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. 🤲Әлхәмдүлилләәһи Рабби-гәәләмииин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү гәләә расүүлинә Мүхәммәдин вә гәләә әәлиһи вә әсхабиһи әҗмәгыйн. 🤲 Газиз Аллаһым, туачак көнне, хәерле кыл, күңел тынычлыгы белән каршы алырга ярдәмеңне бир. Газиз Аллаһым, Синең барлыгыңа, берлегеңә ышанып яшәсәк иде. Әйтәсе сүзләремдә, эшлисе эшләремдә, минем уйларымны чигеннән чыгарма. Килгән барлык авырлыклар да, җиңеллекләр дә синең тарафтан җибәрелгәнен оныттырма. Тормышымда, гаиләмдә беркемне дә кимсетми, рәнҗетми, дөрес аралашырга өйрәт. Раббым, бир миңа көч, һәр туачак көннең һәм көне буена булган яңалыкларын җиңел генә кичерергә. Минем уй-фикеремне йөгәнлә. Мине тәүбә итәргә, дога кыларга, сабыр булырга, ышанырга, кичерергә, түземле булырга, һәм ЯРАТЫРГА өйрәт. Әәмиин! 🤲 ‼КИҢӘШ: 👉 Аллаһ ризалыгы өчен бу доганы танышларыгызга таратыгыз, чөнки Пәйгамбәребез с.г.с. әйткән: "Кем яхшы гамәл эшләргә өйрәтеп калдыра, аңа шул эш өчен, бу гамәлне кылучыга килгән әжер-савап килеп торыр". /Мөслим, 3509

Теги других блогов: молитва Аллах Дога кылу